Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кафеларының берсендә полиция хезмәткәрләре 20 уен автоматы тартап алган

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилярларны бүләкләүләрдән һәм узган елда булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады. - 2013 ел безнең өчен, Азнакай халкы өчен уңышлы булды дияргә мөмкин. Нинди генә өлкәне алсаң да, авыл хуҗалыгы, мәдәният, икътисад, төзелеш, спортмы ­ барысында да...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилярларны бүләкләүләрдән һәм узган елда булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады.

- 2013 ел безнең өчен, Азнакай халкы өчен уңышлы булды дияргә мөмкин. Нинди генә өлкәне алсаң да, авыл хуҗалыгы, мәдәният, икътисад, төзелеш, спортмы ­ барысында да үсеш күзәтелә. Үсеш булгач, нәтиҗәсе дә бар. Без алга тагын да зуррак планнар куеп, аңа омтылырга, бердәм эшләргә тиеш. Агымдагы елда һәр тармакта үсеш 5-7 проценттан да ким булмаска тиеш, шуның өчен бүгеннән җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк, - ди район башлыгы.

Район җирлегендә оператив хәлнең торышы белән киңәшмәдә катнашучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров таныштырды. Шушы көннәрдә генә шәһәр территориясендә урнашкан кафедан эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 20 уен автоматы тартап алган. Һәм, әйтергә кирәк, бу беренче генә очрак түгел.

Район башлыгы шәһәр территориясендә әледән-әле уен салоннары ачылуга үзенең канәгатьсезлеген белдереп, уен бизнесы җирлегебездә булырга тиеш түгел дип искәртте һәм хокук саклау органнарын тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә чакырды.

- Бина хуҗалары, арендалаучылар белән дә каты сөйләшүләр алып барырга кирәк, - ди ул.

Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә юллар чисталыгы, төзелеш эшләре алып бару, халык белән очрашулар оештыру кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай кафеларының берсендә полиция хезмәткәрләре 20 уен автоматы тартап алган