Азнакай иҗтимагый советы профсоюз активы белән матубгатка язылу хакында сөйләште
Азнакай районы иҗтимагый советының чираттагы утырышы предприятие-оешмаларның профсоюз оешмалары җитәкчеләре катнашында узды. Анда матубгатка язылу һәм инвалидлар декадасында мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү, шәһәрне Яңа елга бизәү мәсьәләләре хакында сөйләшенде. «Татмедиа» АҖ филиалы «Маяк» газетасы редакциясе» директоры Фәрхәт Шәйхулов 2017 елның беренче яртыеллыгына җирле басмага язылу барышы белән таныштырды. -...
Азнакай районы иҗтимагый советының чираттагы утырышы предприятие-оешмаларның профсоюз оешмалары җитәкчеләре катнашында узды.
Анда матубгатка язылу һәм инвалидлар декадасында мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү, шәһәрне Яңа елга бизәү мәсьәләләре хакында сөйләшенде.
«Татмедиа» АҖ филиалы «Маяк» газетасы редакциясе» директоры Фәрхәт Шәйхулов 2017 елның беренче яртыеллыгына җирле басмага язылу барышы белән таныштырды.
- «Маяк газетасы - ул районның көзгесе, аның тормышын яктыртучы. Һәр предприятие, оешма үз ветераннарына язылу бүләк итсә, зур игелек кылачак. Өлкәннәр газетаны һәрчак яратып укыды, аның бүген дә райондагы вакыйгалардан хәбәрдар булып яшисе килә, - диде иҗтимагый совет рәисе Әнәс Исхаков.
Районда егерме меңгә якын пенсионер яши. Аларның һәрберсе газета-журнал укып, рухи яктан баеп үскән буын. Бүген дә матубгат аларга һава кебек кирәк, әмма кечкенә пенсияне кайсы якка сузарга белми аптырыйлар. Балалары, элек хезмәт куйган коллективлары «Татмедиа» җәмгыяте игълан иткән «Якыннарыңа матбугатка язылу бүләк ит» акциясенә кушылып, аларга ярдәм итә ала.
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да профсоюз лидерларын язылу компаниясе чорында активрак, ветераннарына игътибарлырак булырга чакырды.
Бүгенге көндә «Нефтемаш» заводы, җылылык челтәре предприятиесе, Азнакай технологик транспорт идарәсе, «ННК-Геофизика» җәмгыяте «Маяк» газетасына яздырып, үз ветераннары турында зур кайгыртучанлык күрсәткән.
- Газетага язылу, аны уку безнең рухи үсешебезнең, эчке культурабызның дәрәҗәсен күрсәтә, - дип билгеләп үтте район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та.
«Маяк» газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу 25 декабрьгә кадәр дәвам итә. Почта бүлекләрендә 642 сумга, редакциянең үзеннән килеп алышлы итеп рекламалар бүлегендә 348 сумга, альтернатив пунктларда 426 сумга язылырга мөмкин. Шулай ук редакция коллектив заявкалар кабул итә.
Районнан читтә яшәүчеләр 360 сумга ярты ел дәвамында газетаның электрон версиясен укый алалар.
Тиздән Яңа елга аяк басыбыз. Шәһәребездә аны каршылауга әзерлек эшләре башланды инде. Елның-елында һәр оешма, предприятие үзенә беркетелгән территорияләрне матур итеп бизи.
- Быел кар да мулдан, һава да салкынча тора, шуңа күрә әзерлек өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Һәр коллектив бу эшкә иҗади якын килсен һәм җаваплы карасын иде, - дигән теләген белдерде Айдар Хәлиуллин.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев