Азнакай хатлары: "Өй туебыз 3 көн дәвам итте"
(Азнакай, Гөлсинә Төхбәтуллина) Без гаиләбез белән авылыбызга (сүз Югары Стәрле турында бара) кайтып урнашуга, әти-әниебез, озакка сузмыйча, төпләнеп, өй салырга ниятләделәр. Бу-1968 ел. Нигез корырлык урын сайладылар, Сибгатулла бабам ягыннан кардәш Рәиф абыйларга күрше нигез булды инде анысы. Тегесен-монысын җыештырып, Оренбургтан алып кайткан әзме-күпме акчаны да кушып, эшкә тотындылар. Әткәмнең...
(Азнакай, Гөлсинә Төхбәтуллина) Без гаиләбез белән авылыбызга (сүз Югары Стәрле турында бара) кайтып урнашуга, әти-әниебез, озакка сузмыйча, төпләнеп, өй салырга ниятләделәр. Бу-1968 ел. Нигез корырлык урын сайладылар, Сибгатулла бабам ягыннан кардәш Рәиф абыйларга күрше нигез булды инде анысы.
Тегесен-монысын җыештырып, Оренбургтан алып кайткан әзме-күпме акчаны да кушып, эшкә тотындылар. Әткәмнең абыйсы, авылда гомер итүче Тимерхан абый, әнкәмнең энесе, Әлмәт каласында яшәүче Җәүдәт абый - бөтенесе дус бер гаилә булып берләшеп, бергәләп алындылар. Кем урманнан агач юнәтә (ул вакытта "урман кисәбез" дип сөйләшәләр иде), кем башка төзелеш материалы табып алып кайта, һәркем тырыша. Әти-әнием күмәк хуҗалыкта эшлиләр, аннан бераз ссудалар алырга мөмкинлек булды.
"Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы", - дигән халкыбыз. 1970 елда яңа нигез калкып чыкты, өй җиткердек. Бу шатлыклы вакыйганы туганнар белән уртаклашыйк дип, авылда җирләр туңып, беренче кар яткач, әткә-әнкәм өй туе үткәрергә карар кылды.
Өй туе, ул вакыттагы гореф-гадәт буенча, бик зур бәйрәм итеп уздырылды. Кунакка бөтен туганнар җыелган иде. Тимерхан абый, әткәмнең энесе Сәгадәт абый, Җәүдәт абый - бөтенесе хәләл җефетләре белән килделәр. Кунаклар мул итеп күчтәнәчләр алып, авылыбызда яшәүче туганнарыбыз исә казлар күтәреп килгәннәр. Кем-стенага келәм (ул келәм әле дә саклана), кем -карават. Яңа өйгә җиһаз алырга шулай бергәләп ярдәм кулы суздылар туганнарыбыз.
Ә абыйларымның яшь чаклары, бөтенесе бергә очрашкач, гел шукландылар! Берсен-берсе шаяртырга, төрле уеннар уйнарга тотындылар. Идәндә тезелешеп йоклаганда, ниләр генә кылмадылар! Берсе төнлә йоклаганда икенчесе йокламыйча салып куйган киеменең җиңнәрен төйнәп куя, төнлә күршесенең битенә корым сөртә һ.б., аннары иртән тәгәрәшеп көләләр.
Бу уен-көлке 3 көн, 3 төн дәвам итте. Ул еллардагы гадәт буенча, казлар пеште, ризык-нигъмәттән өстәлләр сыгылып торды, шәраблар елгадай акты. Ләкин беркем дә эчеп-исереп, тәмсезләшеп йөрмәде, бөтенесе дә тәртиптә булды. Һәркемнең күңеле күтәренке, өебездә уен-көлке, җор сүз булды.
Инде күп еллар үтсә дә, өй туе үткәрү вакыйгасы матур бер хатирә булып күңелдә саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев