Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы Мәдәният елына нинди өметләр баглый

Кеше маймылдан нәрсәсе белән аерыла? Әлбәттә, фәлсәфи фикерләү яки бөек ачышлар ясау сәләте белән генә түгел. Башка тереклектән үзгә буларак, адәм баласына матди генә түгел, рухи байлыкка да омтылыш бирелгән. 2014 ел республикабызда Мәдәният елы дип игълан ителде. Азнакайлылар аңа нинди өметләр баглый? Гөлсинә Хафизова, мәдәният идарәсе начальнигы: -Азнакай -...

Кеше маймылдан нәрсәсе белән аерыла? Әлбәттә, фәлсәфи фикерләү яки бөек ачышлар ясау сәләте белән генә түгел. Башка тереклектән үзгә буларак, адәм баласына матди генә түгел, рухи байлыкка да омтылыш бирелгән. 2014 ел республикабызда Мәдәният елы дип игълан ителде. Азнакайлылар аңа нинди өметләр баглый?

Гөлсинә Хафизова, мәдәният идарәсе начальнигы:

-Азнакай - ул әдәбият-сәнгать дөньясына бик күп танылган шәхесләр биргән як. Мәдәни кыйблабыз да - халыкка хезмәт итү, яңадан-яңа талантлар ачу. Өч ел рәттән районыбызда Чатыр тау җыены үткәрелде. Быел ул төбәкара дәрәҗәдә оештырылачак. 25 мартта Мәдәният көннәрен зурлап билгеләп үтәргә җыенабыз. Безнең мәдәният хезмәткәрләре һәр бәйрәмнең үзәгендә. Күпсанлы грантларыбыз, республика, ил, халыкара бәйгеләрдә җиңүләребез бу өлкәдә үз эшләренең чын осталары эшләве хакында сөйли. Быел республика программасы буенча Мәндәй авылында клуб салыначак, район хисабыннан авылларда мәдәният йортларын капиталь ремонтлау дәвам итәчәк.

Лилия Мортазина, үзәкләштерелгән китапханләр системасы директоры:

-Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артсын, китапханәләрдә җиһазлар яңартылсын иде, күбрәк грантлар яуларга язсын дигән теләктә калабыз. Китап укучыларны күбрәк җәлеп итү максатыннан китапханәләрдә быел күптөрле чаралар үткрәрергә планлаштырдык.

Илдус Гыйләҗев, шагыйрь:

-Быел Татарстан китап нәшриятында шәхсән үземнең "Назга сусау" дигән җыентыгым чыгарга тиеш. Райондашлар өчен генә түгел, башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дә тиздән дөнья күрәчәк Азнакай энциклопедиясе бик кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Шулай ук Әфган һәм Чечен сугышларында катнашкан якташларыбыз турында да китап басылачак. Мәдәният елында иҗат кешеләренә игътибар артсын, аларга сак караш булсын, Азнакай татарлык йөзен югалтмасын иде дигән теләктә калам.

Гөлфия Мостафина, туган якны өйрәнү музее хезмәткәре:

-Азнакайның тарихы чал гасыр төпкеленә барып тоташа. Әле дә авылларда "әби патша" күперләре саклана, Чатыр тау Пугачев яугирләрен үз куенына сыендырган, Сәпәй янында "Хрущев" урманы шаулап утыра... Районыбыздан күмпе сугыш һәм хезмәт геройлары калкып чыккан! Әдәбият-сәнгать йолдызларын санап та бетерерлек түгел! Бу кадәр мәгълүматны сакларга бүгенге музей гына тар. Узган ел без яңа музей комплексы проекты буенча грант оттык. Шәһәребез үзәгендә быел аңа нигез салына башлаячак. Ул төзелеп беткәч, районыбыз күрке һәм горурлыгы, азнакайлыларның һәм кунакларның яраткан ял урыны булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы Мәдәният елына нинди өметләр баглый