Азнакай егетләре Эльбрус тавын яуладылар
Шушы көннәрдә якташыбыз Данир Сабировтан сөенечле хәбәр алдык.
Ул Европаның иң югары – 5642 метр биеклектәге көнчыгыш ноктасы – Эльбрус тавына менгән. Яңалык белән ул үзенең телеграм-каналында да уртаклашкан. Аның белән азнакайлы Гөлүс Борһанов та бар иде.
– Мин Эльбрус тавының иң очында. Бу җиңүем җиңел бирелде дип әйтә алмыйм. Әмма рухи яктан тагын да көчлерәк булу өчен ул миңа кирәк иде. Менгән чакта ник килгәнемә үкенгән чакларым да булды. Хәлсезләнеп тә алдым, чирләдем дә. Һава җитмәгәнлектән әле дә башым авырта. Бу көннәрдә минем өчен җан аткан дусларыма рәхмәт, – дип язган җырчы үзенең телеграм-каналында.
Европаның иң бик ноктасына алар Азнакай флагын да алып менгәннәр.
– Эльбруска менү турында бик күптән хыялландым. Шуңа ул алдан яхшылап уйланылган адым булды. Җиңел булмаса да, сәяхәтебез бик уңышлы тәмамланды. Үземнең спорт белән дә шөгыльләнүем ярдәм итми калмады, билгеле. Менәр алдыннан Чатыр тауга берничә тапкыр җәяү менеп-төштем, көн аралаш йөгердем, футбол, хоккей белән даими шөгыльләндем. Төркемебездә 28 кеше иде. Азакка кадәр түзә алмаучылар да булды. Эльбруска менгәч, Җир-Анабызның никадәр олуг, гүзәл икәнлегенә янә инандым. Зур горурлык белән туган ягыбыз әләмен дә алып мендек. Таулар җибәрми дигән гыйбарә дөрес икән, киләчәктә тагын да биегрәк нокталарны яулау теләге көчәйде генә, – ди Гөлүс Борһанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев