Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар солдатларга 2000 пар оекбаш бәйләгән

Хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм йөзеннән йон оекбаш бәйләүче азнакайлы зур көч куя.

Бүген аларның “фронты” 300гә якын уңган-булган райондашыбызны берләштерә.

– Әлеге эшне район хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзалары тәкъдиме белән башлаганда ун кеше булсак, хәзер инде арттык. Барысы да бик теләп кушылып, ярдәм итәргә ашыга. Җепне үзләре җегерләүчеләр дә бар, битараф булмаган райондашларыбыздан җыелган акчага аны заказ белән дә кайтартабыз. Бәйләүчеләрне мин яратып, “Тылсымчылар” дим. Аларның һәрберсе шундый зур, изге эш башкара. Арабызда инде 90 яшен тутырган хөрмәтле әбиләребез дә бар. Алар барыбызга да үрнәк булып тора, әлбәттә. Җылы киемнәр егетләребезнең аяк-кулларын гына түгел, җаннарын да җылытсын, аларны туган якларына тартып торсын иде! – ди Әгерҗе авылыннан Динара Харисова.

Бүген алар 2000 пар оекбаш, 500 пар бияләй бәйләгән!

Илебездә барган вакыйгаларга битараф калмыйча, әлеге изге эшкә авыл халкы да актив кушылды.

– Клубта кызлар белән бергә җыелып бәйлибез. Ярдәмебез тия икән, бу безнең өчен сөенеч кенә. Ир-егетләребезгә җылы әйберләр бик кирәк. Моннан тыш, эчке киемнәр дә тектек. Авыл клубы, библиотека кызлары белән бергә эшлибез. Авылдашларыбызның һәрберсе уңган-булган, йөгереп ярдәмгә килергә генә торалар, – ди ветераннар советы рәисе, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Буралы авылы бүлеге җитәкчесе Фәридә Шәйдуллина.

Әниләре, әбиләреннән мәктәптә укучы кызлар да калышмый. Алар арасында көзге каникулларда бәйге дә оештырып, барысын да бүләкләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев