Азнакайлылар космонавтлар белән сөйләштеләр
Азнакай яшьләр коллектив радиостанциясендә шөгыльләнүчеләр Халыкара космик станция экипажы белән элемтәгә чыктылар.
19 ноябрь көнне балалар космонтавтлар белән элемтәгә чыгып, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Укучыларның сорауларына Алексей Овчинин, Александр Горбунов, Иван Вагнер җавап бирделәр, космонавтлар тормышы турында сөйләделәр. Балалар исә аларны Азнакайга кунакка чакырып калдылар.
«Мондый аралашуны гыйнвар-февральдә уздырырга уйлыйбыз. Космонавтлар белән сөйләшү, төрле кызыклы сораулар биреп, аларга җаваплар алу балаларга бик ошый», – ди Азнакай яшьләр коллектив радиостанциясе җитәкчесе Ринат Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев