Азнакайлылар Яңа ел бәйрәмендә ничек ял итәчәк?
Яңа ел бәйрәменәрендә татарстанлылар, шул исәптән азнакайлылар да 1-8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәк.
Бу хакта РФ Хөкүмәте һәм ТР Хезмәт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
«Россия Хезмәт кодексының 112 статьясы һәм ТР Законының 1 статьясы нигезендә республикада эшләми торган бәйрәм көннәре булып 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар көннәре санала, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме», — диелә анда.
1 гыйнварның ял көне 24 февраль җомгага, 8 гыйнвардан 8 май дүшәмбегә күчерелде. Бәйрәм алды эш көненең озынлыгы бер сәгатькә кими.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев