Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар әдәби бәйгедә җиңү яуладылар

Кичә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» хәйрия фонды Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә игълан иткән «Җиңүчеләр» әдәби конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Тарихи хәтерне саклауга, илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән нефтьче ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының батырлыкларын, Бөек Җиңүгә керткән өлешләрен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән әлеге бәйге һөнәрмәнд язучылар һәм һәвәскәрләр арасында узды.

Конкурста катнашучылар арасында азнакайлылар да бар иде. ТР Язучылар берлеге әгъзалары Резеда Шәрипова һәм Фәйрүзә Исмәгыйлова «Татарча очерклар» номинациясендә Дипломант булдылар. Актүбә бистәсе ветераннар советы рәисе Нина Хвалеева русча очерклар язучылар арасында бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев