Азнакайга матурлык бәйгесе җиңүчесе килде
Матурлык бәйгесенең җиңүчесе Роза Һадиева туган ягына кайтып килде
Якташыбыз Роза Һадиева киләсе елда Ливанда узачак «Мисс Европа» бәйгесендә Россия данын яклыячак. Ул яулаган титуллар исемлеге шактый: «Флорист года», «Лицо столицы», «Миссис Бизнес-леди России», Бөтенроссия патриотик матурлык бәйгесе җиңүчесе. Лингвист белгечлеге алган Роза Илһам кызы озак вакыт Мәскәүдә нефть компаниясендә тәрҗемәче булып эшли, соңрак чәчәкләр белән бәйле үз эшен ача һәм шул ул өлкәдә эксперт булып санала.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасары Роза Галеева Казанда яшәүче танылган якташыбыз белән очраштылар. Гарәп һәм инглиз телләрен өйрәнгән ике бала анасы, эшмәкәр Роза Һадиева әти-әнисен, туган ягын сагынып кайтуын әйтте, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
— Балам Казандагы Пушкин исемендәге гимназиядә укый, беренчеләрдән булып «Россия бөркетләре»нә кушылды, бик горурланам. Матурлык бәйгесенә килгәндә, анда күп нәрсәгә карыйлар, шул исәптән шәхес сыйфатларына да игътибар итәләр. Ул яклап минем елмаючан, әдәпле булуымны билгеләделәр. Һәрхәлдә, кеше булып калу бик әһәмиятле нәрсә, уңышларыма ирешкәндә дә әлеге сыйфат бик ярдәм итә, – дип уртаклашты Роза Һадиева.
— Бәйгеләрдә катнашу җиңел түгел — гел әзерләнергә, үзеңне тота белергә, бөтен яклап камилләштерергә кирәк. Ул яклап безнең татар кызлары гел алда, – диде Марсель Шәйдуллин, уңган якташыбызның тарихын тыңлаганнан соң.
Роза Галеева якташ кызыбызның уңышларына куанып, районыбызда аның белән берлектә матурлык бәйгесен оештыру теләген белдерде. Әлеге ниятне Роза Һадиева үзе дә хуплады, Азнакайның исемен яңгырату, аның данын тарату теләвен ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев