Азнакайда «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» узды
Балалар иҗаты үзәгендә узган әлеге чарага тиздән солдат итеге киячәк, хәрби бурычын үтәргә китәчәк егетләр, аларның әти-әниләре чакырулы иде.
Үсеп килүче яшь буында кыю, батыр солдат булу теләге уяту, патриотик хисләр тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булган әлеге чарада өлкән сыйныфларда, техникумнарда укучы егетләр дә катнаштылар. Аларны район башлыгы урынбасары Роза Галеева, район-шәһәр хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов, районның әтиләр берлеге рәисе Назыйф Хәсәнов, әле күптән түгел генә армия сафларыннан кайткан егетләр сәламләделәр, үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр.
“Һәрбер ир-егет үзенең Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә бурычлы. Сезне анда зур сынаулар, өр-яңа тормыш көтә. Исән-сау булып, чыныгып, чын-ир-егетләр булып кайтыгыз!” – диде Руфат Рәфыйкович. Җитәкчеләр армия сафларына китүче егетләребезгә изге теләкләре белән бергә бүләкләр дә тапшырдылар.
Втанпәрвәрлек рухындагы җыр-шигырьләр дә алар хөрмәтенә яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев