Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда районыбызда бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик Гайнулла Әюповны котлаулар дәвам итә

Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә ул яшәгән йортның тәрәзә алдында ветеран өчен чын бәйрәм булды

Мәктәп укучылары ветеран яшәгән йорт каршыннан хәрби киемнәрдә тантаналы марш белән уздылар. Районыбызның Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр ветеран өчен фронт елларыннан торган җырларны җырладылар. Гайнулла аганы котларга ветераннар да килгән иде:

– Ветераннарыбыз безгә бәхетле, тыныч тормыш бүләк иттеләр. Без аларга чиксез рәхмәтле. Гайнулла Әюпов олы йөрәкле Кеше. Ул машинасы белән илгә җиңү яулап, Берлинга кадәр барып җиткән, тыныч тормышта да бөтен хезмәт юлын яраткан шоферлык һөнәренә багышлады, – диде ПАТПның элеккеге директоры Владимир Кротов.

... Гайнулла агай тәрәзәдән кул болгап калды. Сәламәт булып, тагын да Җиңү язларын каршыларга язсын әле аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев