Азнакайда өлкәннәрне мошенниклардан сакланырга өйрәтәләр
Яшьләр үзәге белгечләре өлкәннәр өчен цифрлы грамоталылык дәресе уздырды
8 нче мәктәп базасында узган чарада 1 нче һәм 2 нче ТОС территорияләренә караган йортларда яшәүчеләр катнашты.
Үзәк белгечләре өлкән буын вәкилләренә интернет челтәрендә куркынычсызлык, заманча алдау ысуллары турында сөйләделәр. Аеруча игътибар дипфейкларга бирелде. Мондый очракларда мошенниклар өлкәннәргә аларның якыннарының тавыш, йөз кыяфәтен тулысы белән кабатлаган видеолар җибәрә. Бу якын кешеләр исеменнән акча сорау кебек алымнарда кулланыла.
Катнашучыларга практик киңәшләр дә бирелде: шикле шалтыратуларга ышанмаска, СМС кодларны беркемгә дә әйтмәскә, мәгълүматны рәсми чыганаклар аша тикшерергә кирәклеге искәртелде.
Мондый очрашулар кешеләргә үзләрен сакларга һәм мошенниклар тозагына эләкмәскә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев