Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда милли ашлар бәйрәме үтте

Татар хатын - кызлары элек - электән үк аш - суга оста булган.

"Көндәлек тормышта да, бәйрәм табыннарында да тәмледән - тәмле камыр ризыкларын пешерү белән дан тота безнең хатын-кызларыбыз," - дип чараны башлады Азнакай музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина.

Күптән түгел район төбәк музеенда Азнакай ханымнарының күркәм очрашуы булып узды. Буралы авылының "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы, әби - апалары, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре төрледән төрле камыр ризыклары пешереп биредә тәкъдим иттеләр. Һәрберсе үзе әзерләгән тәмлүшкәләр турында сөйләп, пешерү серләре белән бүлештеләр. Бавырсак, алма, балан, җиләк пирогы, тәбикмәк, коймак өстәлнең күрке булды. Чараның иң күңелле мизгеле дә түгәрәк чәй остәле артында, килгән кунаклар белән бергәләп сөйләшеп, серләшеп дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев