Азнакайда Машиналар парады булды
Азнакай технологик транспорт идарәсе базасында Бөек Җиңүнең – 80, “Татнефть” җәмгыяте оешуның 75 еллыклары уңаеннан Машиналар парады үтте.
Бүгенге көндә предприятиедә 250 дән артык махсус техника исәпләнә. Алар күпчелек нефть оешмаларына хезмәт күрсәтәләр. Әлеге чарада катнашучылар да алар белән якыннан таныша алдылар. Соңыннан махсус техникалар сафка тезелеп, марш астында территория буйлап үттеләр.
Идарә җитәкчесе Радик Махиянов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов коллектив алдында чыгыш ясап, көндәлек хезмәтләре өчен һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, аларга хәвефсез, имин юллар теләделәр.
Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев