Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Мәңгелек ут мемориалында зур өмә узды

Шәһәребездә Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Җиңү мәйданында урнашкан Мәңгелек ут мемориаль комплексында зур өмә узды

Чара «Бердәм Россия» партиясенең «Мәңгелек хәтер эстафетасы» проекты кысаларында оештырылды.

Өмәдә 9 нчы мәктәп укучылары, «Яшь гвардия» активистлары, яшьләр лидерлары, партия вәкилләре катнашып, кыска вакыт эчендә алар мемориаль территориясен чистартты, тирә-юньне тәртипкә китерде.

Чара барышында бүлекчә секретаре башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашучыларга мөрәҗәгать итте:

– Мәңгелек ут – ул безнең батырлык символы. Бүгенге эстафета – безгә зәңгәр күк йөзе бүләк итүчеләргә хөрмәт билгесе һәм хәтерне саклауның иң күркәм мисалы да, – дип ассызыклады ул.

Үз чиратында, партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Рита Байтукалова да катнашучыларга рәхмәт белдерде:

– Бүген без зур эш башкардык. Иң сөендергәне – яшьләрнең актив катнашуы, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев