Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мәктәп укучылары янгын сүндерүче булып карадылар

Көзге каникуллар чорында 24 янгын сүндерү бүлеге мәктәп укучылары өчен үз ишекләрен ачты.

– Янгын сүндерүчеләр дә укый. Тик алар математика һәм рус телен түгел, ә янгын сүндерү ысулларын һәм янгын-техник коралларны өйрәнә, – дип сөйләде янгын сүндерүче Ильяс Зәйнуллин балаларга янгын сүндерү часте буенча экскурсия вакытында.

Шулай ук экскурсия барышында балалар янгын сүндерүче һөнәре һәм заманча янгын сүндерү техникасы турында күп кенә яңалыклар белделәр.

 Егетләрнең гидлары часть начальнигы Булат Шәйхетдинов һәм бүлекчә командиры Ильяс Зәйнуллин иде. Башта алар балаларны янгын сүндерүчеләрнең киемнәре белән таныштырдылар.

«Кечкенәләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен дә ачык ишекләр көне үткәрү бездә күркәм традициягә әверелде. Барлык балалар, яшьләренә карамастан, янгын сүндерүчеләрнең эше турында кызыксынып тыңлыйлар. Без балаларга һәрвакыт шат, чөнки алар киләчәктә безнең эшне дәвам итүчеләр», – ди Булат Шәйхетдинов.

Традиция буенча, янгын сүндерүчеләр балаларга янгын сүндерү җиңсәсеннән су сиптерергә рөхсәт иттеләр.

 “Чара ахырында янгын сүндерүчеләр балалар белән истәлеккә фотога төштеләр. Очрашу исә чәй табыны артында тәмамланды, – дип хәбәр итә 24 нче янгын сүндерү часте матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев