Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Мәдәни үзәктә “Татнефть” төркеме хезмәт коллективлары конференциясе узды

Конференциядә “Татнефть” АҖ генераль директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ренат Мамин, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов, Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм башкалар катнаштылар.

Чара барышында эш нәтиҗәләре, киләчәккә планнар, хезмәтчәннәрнең социаль яклавы һәм производствоны үстерү мәсьәләләре каралды, компаниянең алдагы бурычларына, яңа технологияләр кертүгә һәм коллективларның бердәм эшчәнлегенә басым ясады. Чара югары оештырылган рухта узды, катнашучылар предприятие алдында торган бурычларны бердәм хәл итүгә омтылыш белдерделәр.

Районыбыз нефтьчеләребезнең ныклы ярдәме белән төзекләнә һәм матурлана. Менә бу көнне дә “Татнефть” АҖ генераль директоры урынбасары  Ренат Мамин,  “Азнакайнефть” идарәсе  җитәкчесе  Алмаз Фәритов, Азнакай районы башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм башка җитәкчеләр урынга  чыгып, социаль объектлар белән танышып, башкарасы эшләр турында киңәшләштеләр, бурычлар билгеләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев