Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшь гаиләләр дә сайлауда актив катнаша

Шәһәрнең 2 нче мәктәбендә урнашкан 514 нче сайлау участогында иртәдән үк җанлылык сизелә.

Әлеге 7 нче бер мандатлы сайлау округына караган йортларда яшәүчеләр биредә бердәм тавыш бирә. 

Участок буенча 1366 сайлаучы исәпләнә. Алар арасында Небесновлар да бар. Диана һәм Дмитрий - июль аенда гаилә корганнар.

- Сайлауда катнашып, үзеңнең тавышыңны бирү - илебездәге һәр гражданинның төп бурычы. Шуңа аннан читтә калганым юк, - ди Диана. 

Яшьләргә район хатын-кызлар оешмасы рәисе Эльвира Галиева һәм участок сайлау комиссиясе рәисе Сәгыйрь Гомәров та изге теләкләрен җиткереп, бәхетле имин тормыш, тигез мәхәббәт теләделәр.

Небесновларга шулай ук район башлыгы исеменнән сәгать тә бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев