Азнакайда физик мөмкинлекләре чиклеләр бәйрәм иттеләр
Шәһәрнең “Тау” яшьләр үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен бәйрәм чарасы оештырылды.
Бәйрәмгә килүчеләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов тәбрикләде:
«Яңа елларны һәрберебез дә көтеп алабыз. Ул бары тик яңа куаныч-шатлыклар, бәхет, сәламәтлек алып килсен иде. Барчабызга да бер гаилә булып, матур итеп яшәргә язсын», – дип изге теләкләрен җиткерде ул.
Аның теләкләренә инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Хәбибуллина да кушылды
Бәйрәм тантанасына төрле әкият персонажлары (“Тау” яшьләр үзәге артистлары), Кыш бабай белән Кар кызы да килгәннәр. Алар бергә-бергә биеделәр, уеннар уйнадылар. Матур итеп шигырьләр сөйләүче, биюче, җырлаучылар, уеннарда катнашучыларга Кыш бабайның капчыгында бүләкләр дә булды, әлбәттә. Бәйрәм әнә шулай бик күңелле итеп, бер сулышта узып та китте.
«Мин мондый бәйрәмдә әле беренче тапкыр гына катнашам. Миңа бик тә ошады. Бик зур рәхмәт», ди следж-хоккейда катнашучы Ислам Шәйдуллин.
Аның фикерләрен башкалар да хуплый иде, бу аларның йөзләрендә балкыган шатлык нурларыннан күренә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев