Азнакайда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр
Бүген район-шәһәр Мәдәният йортында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара үтте
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Марат Сибагатов котлады. Җитәкчеләр үз чыгышларында ел әйләнә халык минлеге сагында торган полиция хезмәткәрләренә, аларның гаиләләренә, ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Шәһәребездә һәм районыбызда яшәүчеләрнең тынычлыгы, иминлеге хакына сез еш кына шәхси вакытыгыз белән исәпләшмисез. Хокук саклау органнары ветераннарына рәхмәт сүзләренең аеруча зурысын җиткерәм. Аларның күбесе бүген дә сафта калып, бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм белемнәрен яшь коллегалары белән уртаклаша. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар телим, – диде район башлыгы.
Тантана шатлыклы мизгелләргә бай булды. Бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылса, икенчеләр төрле дәрәҗәдәге “Эчке эшләр хезмәтендәге казанышлар өчен” медаленә, истәлек бүләкләренә лаек булды. Ветераннар да игътибардан читтә калмады.
Эчке эшләр министрлыгы ветераны Нурулла Гобәйдуллин – гомеренең 32 елын әлеге хезмәткә багышлаган кеше.
– 1959 елда милиция бүлегенә шофер булып килдем. Ул чорда сугыштан кайткан фронтовиклар белән эшләдек. Алардан тәҗрибә туплап, күп нәрсәгә өйрәндем. Техникум, милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң, дәүләт автоинспекциясе бүлегендә эшләдем. Аннан участковый булып күчтем, берничә елдан бүлек начальнигы итеп билгеләделәр. Ике дистә елдан артык шунда эшләп, лаеклы ялга чыктым, – ди отставкадагы майор.
Сарим Авзалов та үзе эшләгән елларны сагынып искә ала.
– Безнең чорда милициягә эшкә керү җиңелләрдән түгел иде. 1977 елда килеп, биш ел сак бүлегендә, аннан 14 ел участковый булып хезмәт иттем. Бүлекләрдә штаблар барлыкка килгәч, аның җитәкчесе итеп билгеләделәр, – ди ветеран.
Концерт барышында хокук сакчылары үз вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәттәшләрен дә искә алдылар.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантананы районыбыз үзешчәннәре концерты тагын да чагурак итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев