Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда чүп мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәл үтте

Көн кадагында торган мәсьәләләрнең берсе – чүп түгү буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов түгәрәк өстәл үткәрде.

Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Миндубаева, «Полигон ТБО» җәмгыяте директоры Гөлнара Галимова һәм «Гринта» җәмгыятенең генераль директор урынбасары Александр Оленин түгәрәк өстәлдә район халкын борчыган сорауларга җавап бирделәр.

«Гринта» һәм «Полигон ТБО» җәмгыятьләренең халыкны борчыган сорауларга җаваплар түбәндәге видеоны карап һәм «Маяк» газетасының 7 нче август саныннан укып белә аласыз!

Шулай ук киңәшмәдә район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова, идарәче компанияләр һәм ТОС җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты вәкилләре дә катнаштылар.

– Федераль законнар буенча бездә республикада «Гринта» төбәк операторы 23 районга, шул исәптән безнекенә, хезмәт күрсәтә. «Полигон ТБО» җәмгыяте «Гринта» белән субподрядта эшлиләр, – дип аңлатты Айдар Шәмсетдинов.

– Һәр сишәмбе, хөрмәтле азнакайлылар, сезне кабул итеп, сорауларыгызга җавап бирә алабыз. Чүпләр мәсьәләсенә кагылышлы сораулар белән сез шәһәрдә урнашкан «Гринта» вәкиллегенә яисә «Полигон ТБО» җәмгыятенә мөрәҗәгать итә аласыз. Чисталык үзебездән дә тора! – дип киңәшмәне төгәлләде район башкарма комитеты җитәкчесе.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз һәм түбәндәге видеоны карап, белә аласыз.

Фото һәм видео: Ландыш Габитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев