Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда беренче сыйныфка баручыларга портфельләр тапшырылды

Бүген Азнакайда “Бердәм Россия” партиясенең “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы 190 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.

Яңа портфельләргә ия булучылар арасында  социаль яклауга мохтаҗ һәм  махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар бар иде. Моннан тыш, әтиләре махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән 2 нче, 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда укучы 76 балага шулай ук портфельләр тапшырылды.

Сабыйларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов тәбрикләп, тырышып укуларын теләделәр.

– Ел саен әлеге акцияне тормышка ашыруда ярдәм иткән нефтьчеләргә, депутатларга, оешма-предприятиеләр коллективларына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм, – диде Марсель Шәйдуллин. – Ә сезгә, балалар, әти-әниләрегезне, укытучыларны тыңлап, яхшы укуыгызны телибез. Киләчәгегез матур булсын, бары тик уңышлар белән генә сөендереп торыгыз.

Алмаз Фәритов үзенең чыгышында “Татнефть” җитәкчелеге исеменнән котлауларын җиткерде, нефтьчеләрнең ел да әлеге акциягә актив кушылып, беренче сыйныфка  баручыларга бүләк ясавын әйтте.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев