Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Батыр хатыны» проекты эшләп килә

Илебезне яклаучы каһарман егетләргә дә, аларның якыннарына да һәрберебезнең ярдәме кирәк.

Күз карасыдай кадерле кешеләрен сагынган аналарга, тормыш иптәшләренә булышлык күрсәтер өчен «Тау» яшьләр үзәге волонтерлар белән берлектә быел кыш көненнән башлап «Батыр хатыны» проектын тормышка ашыралар.

– Бу проектны без интернет киңлекләрендә күрдек тә кызыксынып киттек. «Ник ул проектны районыбызда да башлап җибәрмәскә?» дип уйладык. Даими рәвештә эшләүче фотографыбыз бар, проектта ярдәм итүче визажистларны, стилистларны да чакырып, махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналарына һәм тормыш иптәшләренә фотосессия оештырабыз, – дип аңлатты яшьләр үзәгендә эшләүче Карина Галиева.

Фотограф Элина Дәминова әлеге проектта өченче тапкыр катнаша һәм эш үзенчәлекләре хакында безгә дә сөйләде:

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормыш иптәшләре, аналары әлеге проект кысаларында ирләренең, улларының кительләрен киеп, алар өстендәге җаваплылыкны тоеп карыйлар. Без шулай ук медальләр, орденнар белән дә фотога төшерәбез. Бу эш, дөресен әйткәндә, җиңел түгел, чөнки һәрберсе үзенең якынын зарыгып көтә, якыннарын югалтучыларга тагын да авыр, бөтенесе дә проектта катнашырга әзер түгел. Әмма фотосессиядә катнашканнарга фотолар истәлек булып кала, – диде ул.

Проектта катнашучылар эчтәге борчылу халәтен бер мәлгә булса да онытсыннар өчен волонтерлар командасы фотосессия алдыннан аларның күңелләрен күтәреп, макияж, чәч ясап матурлыйлар. Хатын-кыз авыр чакта да матур булып калырга тели. Шулай волонтерлар якыннарын көткән яисә аларны югалткан хатын-кызларны юаталар, аларга алга таба яшәргә көч бирәләр.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Фото һәм видео: Ландыш Габитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев