Азнакайда балаларны кече яшьтән эшче һөнәрләргә өйрәтәләр
Азнакайның 10 нчы «Алтынчәч» балалар бакчасында Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган семинар узды.
Шунда ук "Яшь оста - 2026" төбәкара чемпионатының район җиңүчеләрен дә тәбрикләдедәр. Чемпионатның төп максаты - балаларны кечкенәдән төрле һөнәрләр белән таныштыру, аларның гамәли белемнәрен үстерү.
Быел турнирда Азнакай һәм Актүбә бистәсе балалар бакчаларыннан 30 кеше катнашты. Алар үзләрен дүрт юнәлештә: физик культура, декоратив-гамәли сәнгать, кием дизайны, юл хәрәкәте иминлегендә сынадылар. Һәр чыгышта балаларның һөнәрләргә булган игътибары, җаваплылыгы сизелеп торды.
-Без аларның уңышлары белән чиксез горурланабыз һәм әлеге конкурс аларга киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итәр дип ышанып калабыз, - ди мәгариф идарәсе методисты Лилия Васильева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев