Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 14 яшен тутырган егет һәм кызларга тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды

Азнакайда Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме — Россия көне алдыннан тантаналы чара узды.

Паспорт-ул шәхесне генә түгел, аның гражданлыгын да раслый торган документ. Хәзерге дөньяда «паспорт», «гражданин», «гражданлык» сүзләре үзара тыгыз бәйләнгән. 

Азнакайның ЗАГС бүлеге бинасында узган чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланып китте. Аны оештыручылар: Миграция хезмәте, ЗАГС бүлеге, Бердәм Россия партиясенең җирле бүлекчәсе, Яшьләр үзәге һәм Алдынгылар хәрәкәте. 

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин мөрәҗәгать итте. Алда уңышлар теләде: «Илебезнең чын патриотлары булып үсегез, яхшы укыгыз».

Тантаналы чарада шулай ук Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, Азнакай муниципаль районының Мактаулы гражданины- Миргасим Кәримов, районның хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов та катнашты. Безнең заманның чын герое-махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз Раушан Хәйруллин шулай ук тантанага чакырулы иде. Раушан — 4 бала әтисе, яшь буынга батырлык үрнәге күрсәтүче, илебезнең чын патриоты. «Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, илебезнең киләчәге сезнең кулларда» – дип үз теләкләрен җиткерде.

Тантаналы чарага яшүсмерләр белән бергә аларның әти-әниләре, әби-бабалары да килгән иде. 

Иң дулкынландыргыч мизгелләр — тантаналы шартларда мөһим документны тапшыру минутлары булгандыр. 

Россия Федерациясе гербының алтын сурәте төшерелгән әлеге документка бүген 13 кыз һәм егет ия булды. Алар һәрберсе илебезнең лаеклы гражданнары, чын патриотлары булып үсәрләр дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев