Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары янгын сүндерүчеләр эшен үз күзләре белән күрде

8 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен 24 нче янгын сүндерү частена экскурсия чын тамашага әверелде.

Балалар «Тревога» сигналы буенча янгын сүндерүчеләрнең ничек 30 секунд эчендә әзерлек сызыгына басуын күзәттеләр.

Бүлек командиры Марат Асманов укучыларны техника һәм җиһазлар белән таныштырды, янгын сүндерүчеләр хезмәтенең үзенчәлекләрен аңлатты.

Иң истә калганы - су бирү, гади итеп әйткәндә, су сиптереп карау булды. Укучылар үзләре дә аның белән эшләп карап, бу һөнәрнең никадәр көч һәм җаваплылык таләп итүен аңладылар, дип хәбәр итә янгын часте матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса