Азнакай табиблары еллык эшчәнлеккә йомгак ясады
Бүген Азнакайда район медицина советының киңәйтелгән утырышы узды.
Аның эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов, ветераннар да катнашты.
Баш табиб Илдар Шиһапов үзенең чыгышында һәр тармак эшчәнлегенә анализ биреп, район халкына медицина хезмәте күрсәтүдә узган ел дәвамында булган үзгәрешләр, килеп туган проблемаларга тукталды.
Илнур Сибгатов исә коллектив эшенә бәя биреп, хәл итәсе мәсьәләләргә тукталды. Узган ел районга 27 белгеч килгән. Министр урынбасары коллективның кадрлар җәлеп итү буенча алып барылган эшчәнлеген үрнәк итеп куйды.
Медсовет киңәшмәсенә йомгак ясап, Марсель Шәйдуллин ел әйләнә халык сәламәтлеге сагында торган коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде, хәл итәсе проблемаларга тукталып үтте.
Утырыш хезмәт алдынгыларын тәбрикләү тантанасы белән тшмаланды төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев