Азнакайда республика программасы буенча җылылык челтәрләрен киң колачлы алмаштыру эшләре бара
Азнакайда Коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү буенча региональ программа нигезендә җылылык челтәрләрен алыштыру эшләре бара.
Программага үзәк котельныйдан Шәйхетдинов урамындагы 15 нче йортка кадәр булган челтәрне алыштыру кертелгән. Бу эшләр белән бәйгедән үткән оешма шөгыльләнә. Проект нигезендә торба салу эшләре өчен быел республикадан 124млн сум акча бүлеп бирелгән.
«Теплогаз» төзелеш компаниясе җитәкчесе Альберт Хәмидуллин белдерүенчә, 6 километр озынлыктагы җылылык челтәре алыштырыла, эшләр инде төгәлләнү алдында.
Альберт Хәмидуллин: «Демонтаж вакытындагы торбаларны карасак, белмим алар ничек сулаганнардыр, тишелү очраклары еш булган. Хәзер инде бу участокларда якындагы 30 – 40 ел эчендә мондый күренеш булмас, дип өметләнәм».
Эшләр барышында ишегалдында юлларны ябарга туры килә, монда яшәүчеләр өчен кайбер кыенлыклар килеп чыга, шулай да кешеләр белән аңлашабыз, дип искәртә проектны башкаручылар. Җитәкчеләр белдерүенчә, торба салу һәм аның артыннан төзекләндерү эшләренә 40тан артык кеше җәлеп ителгән. Әлеге программа 2 елга исәпләнгән, киләсе елга тагын 10 километр озынлыктагы җылылык челтәрен алыштыру планда тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев