Азнакай пенсионерларын укырга чакыралар
“Россия пенсионерлар берлеге” 2022-2023 уку елына пенсия яшендәге тыңлаучыларны Өченче буын университетына укырга чакыра.
“Россия пенсионерлар берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2022-2023 уку елына пенсия яшендәге тыңлаучыларны Өченче буын университетына түбәндәге программалар буенча укырга чакыра: компьютер грамоталылыгы нигезләре, бию терапиясе, инглиз теле.
Уку бушлай. Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев