Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе сайланды

Кулланучылар җәмгыяте вәкаләтле вәкилләренең гомуми җыелышында Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы

Кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, хезмәт коллективы, ветеранаар катнаштылар.

Анда  район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәфис Әхмәтов  9 айга хисап доклады белән чыкты. Шулай ук “Хәзерләүләр” куланучылар кооперативы директоры Тәнзилә Кәримова район  кулланучылар җәмгыятенең хәзерләүләр тармагы эшенә  хисап ясады.  Икенче көн тәртибендә

Азнакай районы  кулланучылар җәмгыяте Советы составын һәм Совет рәисе  сайланды.  Совет рәисе итеп  Миннегөл Шәрифуллина, совет әгъзалары итеп Айгөл Моратова һәм Ләйсән Баһмановалар сайланды.  Миннегөл Шәрифуллина – ТРның атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре.  Үзенең хезмәт юлын 1983 елда җәмәгатьчелек туклануы өлкәсендә башлый. “Чәй” йортында  пешекче, кафеда җитештерү мөдире  булып эшли, хәзер лаеклы ялда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев