Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакай киемнәре” коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

“Азнакай киемнәре” фабрикасында 300дән артык хезмәткәр фидакарь хезмәт куя. Алар нефть әлкәсе һәм башка сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә киемнәр тегәләр.

Коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләргә район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде.

“Биредә үз эшләренең чын осталары эшли. Эшегез җиңел түгел, нигездә хатын-кызлар коллективы. Сез район күләмендә генә түгел, бөтен Россия күләмендә зур эшләр башкарасыз. Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә дә  киемнәр тегәсез, гуманитар ярдәм әзерлисез. Бик зур рәхмәт Сезгә!” – диде ул.

Тәбикләүләргә фабриканың генераль директоры Рөстәм Бәзгытдинов та кушылды. Җитәкчеләр производство алдынгыларына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев