Азнакай егет-кызлары “Татнефть”нең исемле стипендиясенә лаек булдылар
Бүләкләү тантанасы Әлмәт шәһәрендә узды.
“Татнефть” компаниясе мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә профильле уку йортларында белем алучы студентларга ел саен исемле стипендияләр бирә.
Быелгы конкурс лауреатларын Әлмәттә «Сандугач сайрар илем» төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең гала-концертында бүләкләделәр.
Стипендиягә 16 талантлы егет һәм кыз лаек булды. Аларның бишесе – Азнакайдан! Кайчандыр Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән иҗат дөньясына юл ярган, бик күп бәйгеләр җиңүчеләре булган яшь талантларның һәм аларның укытучыларының тырышлыгы әнә шундый югары бәя алды.
Исемле стипендиягә ия булган азнакайлылар белән танышыйк:
- Ясминә Галләмова, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең 1 нче курс студенты (“Халык вокалы” белгечлеге).
- Рубис Зиатдинов, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең 3 нче курс студенты (“Халык оркестры уен кораллары. Баян”).
- Диләфрүз Казакова, А.Н.Косыгин исемендәге Россия дәүләт университеты, Маймонид исемендәге дәүләт классик академиясе студенты (дөнья музыка сәнгате факультеты, тынлы һәм бәрмә уен кораллары кафедрасы, “Флейта” белгечлеге).
- Сылу Муллаева, Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең 1 нче курс студенты, (“Инструменталь башкару. Тынлы һәм бәрмә уен кораллары”)
- Әмин Шакиров, Казан дәүләт мәдәният институтының 1 нче курс студенты, (“Баян”).
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа җиңүләр, иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев