Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай автомобиль юллары идарәсе хисап тотты

Ел башы-нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә планнар төзү вакыты. 2026 нчы ел башлану белән Азнакай районы хуҗалыкларында һәм хезмәт коллективларында хисап җыелышлары да башланып китте.

Бүген шундый чара Азнакай автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре катнашында узды. Утырышта муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов,  «Татнефтедор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Рөстәм Гарифуллин да бар иде.

Хисап җыелышында 2025 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре белән  Азнакай автомобиль юллары идарәсе начальнигы Равил Гыйнәтуллин чыгыш ясады.

«2025 елда без уңышлы эшләдек, безгә куелган барлык бурычларны үтәдек, күп объектларда эш 2026 елда да дәвам итәчәк», - дип белдерде җитәкче. 

Очрашу барышында  техниканың торышы, социаль түләүләр буенча да чыгышлар тыңланды. Район башлыгы коллектив эшчәнлегенә уңай бәясен биреп, алда уңышлар теләде. 

Алдынгы хезмәткәрләргә диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Мондый очрашулар корпоратив рухны ныгыта һәм үсешнең ачык юнәлешен билгели, коллективны яңа зур проектларны тормышка ашыру өчен энергия белән тулыландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев