Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аяклары җиргә тарткан

– Авылда рәхәт, яшь барган саен, аяк җиргә тарта, – ди Атлас Солтанов.

Соңгы елларда халык шәһәрдән авылга агыла башлады. Иске нигезләрне яңартып, йортлар салалар, мал-туар асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.

Мәлбагышта яшәүче Солтановларның да Җәлилдән кайтуларына дүрт еллап. Авыл белән ара элек тә өзелмәгән анысы, әти-әнигә һәрчак ярдәм итешеп торганнар.

Атлас бүгенге көндә дә нефть тармагында оператор булып эшләп йөри. Фираяга йорттагы мәшәкать тә баштан ашкан: бәрәңгесен җиргә төртеп куюга, үрдәк бәбкәләре, тавык чебиләре борынлап чыга башлый, бакчада чүбен утарга, суын сибәргә, ялан кадәр өйне җыештырырга, яшелчәсен, җимешен җыйнап урнаштырырыга – санап та бетермәле түгел...

Әле тагын умарталары бар. Усал бал кортлары янына Атлас кына якын килергә батырчылык итә.

– Бер дә шөгыльләнгән әйбер түгел иде, телевизордан карый-карый өйрәнәбез умартачылыкка, – ди.

86 яшьлек әнисе Наҗия апа да алар тәрбиясендә. Мирхәте белән биш бала үстергәннәр. Атласы белән олы кызы Нурия (аның да биш баласы бар) – Мәлбагышта, калганнары читкә сибелгән, бүген бар да исән-саулар, әни кеше шуңа сөенеп яши.

– Авылда рәхәт, яшь барган саен, аяк җиргә тарта, – ди Атлас Солтанов.

Бакча артыннан гына Мәллә елгасы ага, җил-давылдан ышыклап, таулары калкан кебек утыра. Авыл үзе яшеллеккә чумган. Йортлар төзек, урамнары якты.

– Быел тугызеллык мәктәпкә “Татнефть” ярдәме белән капиталь ремонт үткәрелә, ике авылга дүрт кибет эшли, Мәдәният йортыбыз бар. Буш нигезләр калмады диярлек, Әлмәттән, Җәлилдән җир сорап киләләр, – ди авыл җирлеге башлыгы Илмира Әхтәмова.

Мәлбагышта крестьян-фермер хуҗалыклары да үсешкә йөз тоткан. Әнә шулай кабаттан авылга яңа сулыш, җан өрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев