Авылларда уңайлыклар арта
Быел районыбызда авыл җирлекләрен төзекләндерү буенча яңа программа старт алды.
Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү программасы федераль, республика һәм җирле бюджетлар хисабына гамәлгә ашырыла. Быел 15 авыл җирлегендә 24 объектта 34 млн сумлык эшләр башкарыла.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин иң беренче булып Карамалы, Мәнәвез һәм Әлкәй авылларында ачылган социаль объектлар белән танышты.
– Бу эшләрдә шулай ук нефтьчеләр, депутатлар, подрядчы оешмалар да ярдәм итте. Конкурста катнашуларына карап, кайбер авыл җирлекләренә – 3, кайберләрендә – 2, кайберләрендә 1 объект ясала. Программа берничә елга исәпләнгән. Киләсе елда җирлек башлыклары күбрәк проектлар белән катнашырга дигән максат куйдылар, – диде Марсель Шәйдуллин.
Карамалы авылында мәдәният йорты территориясе шоп-шома итеп асфальтланган.
– Бу күптәнге хыялыбыз иде. Хәзер балалар ялларда роликларда, самокатларда, велосипедта йөреп рәхәтләнәләр. Әле тагын икенче программа буенча да конкурста җиңеп, футбол мәйданчыгы төзиячәкбез, – ди авыл җирлеге башлыгы Артур Ногъманов.
Территориядә балаларга уен мәйданчыклары да урнаштырылачак. Федераль акчалар соңлап килсә дә, “Простор” подрядчы оешмасы вакытка сыешкан.
Мәнәвездә исә мәдәният йорты, ФАП, балалар бакчасы янында 590 метр озынлыкта тротуар салынган, Әлкәй авылында волейбол мәйданчыгы төзелгән.
Районыбыз авылларында әлеге программа нигезендә парклар, аллеялар, спорт, уен мәйданчылары, тротуарлар, ял урыннары төзелеп, халык өчен уңайлыклар бермә-бер артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев