Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл хуҗалыгы җирләрендә рөхсәтсез чүплекләр – әйләнә-тирә мохитне пычратуның җитди чыганагы

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе исегезгә төшерә: РФ Җир кодексының 13 нче маддәсе нигезендә, җир кишәрлекләре милекчеләре, аннан кулланучылар, арендага алучылар җирләрне җитештерү һәм куллану калдыклары белән пычранудан һәм башка тискәре йогынтыдан саклау буенча чаралар үткәрергә тиешләр

РФ Җир кодексының 42 маддәсендә җир кишәрлекләре хуҗалары һәм башка затлар җир кишәрлекләрен максатчан билгеләүләренә ярашлы рәвештә кулланырга тиешлеге әйтелә. Бу исә әйләнә-тирә мохиткә, җиргә, туфракка тискәре йогынты ясамаска тиеш.

Әгәр җир участогы кулланылмый торган җирләргә карый һәм җир участогы хуҗасы юк икән, андагы чүплек өчен муниципаль берәмлек администрациясе җавап тотачак. 2023 елда Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм бетерү буенча башкарылган эш нәтиҗәсендә 36 гектардан артык мәйданда 186 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган. Җир кишәрлекләре хуҗаларына РФ законнары таләпләрен бозуга юл куймау турында 164 кисәтү җибәрелгән, 163 санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылган.

Татьяна Кашапова, "Россельхознадзор" идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев