Август - урак ае
Август - Рим императоры Октавиан Август хөрмәтенә аталган ай.
Татарларда 21 июльдән 21 августка кадәрге вакыт «урак ае» дип йөртелә. Бу вакытта игеннәр елгереп, уракка төшкәннәр.
- Август ае белән бәйле халык сынамышлары:
- Августның беренче атнасында һава торышы үзгәрешсез торса, кыш озакка сузыла һәм карлы була.
- Август яңгырсыз булса, көз җылы һәм коры килә.
- Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.
- Августта яшеннәр күп булса, кез озакка сузыла.
- Августта агачлар, аеруча каенның яфраклары күп саргайса, көз иртә килә.
- Август явымлы килсә, гөмбә күп була.
- Август азагында торналар көтүләре белән көньякка оча башлыйикән, кыш иртә килә.
- Имәндә чикләвек күп булса, уңыш уңа.
- Августта пәрәвез оча башлый икән, озакка сузылган кояшлы көннәр көт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев