Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әти – нинди зур мәгънәгә ия бу сүз!

Җомга көнне Азнакайда «ТАУ» яшьләр үзәгендә әтиләр катнашында «Әти булу – зур җаваплылык ул» дигән темага район конференциясе узды

Конференцияне  район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Дамир Гыйләҗев ачып җибәрде.

-Бүген чын әтиләрне шулай күп күрү зур сөенеч. Кызганычка каршы, бүген әтиләр күбрәк әниләргә таянып, бала тәрбияләүдән читләшәләр. Моның сәбәпләре бик күптер, әмма без уртак көч белән моны үзгәртербез дип ышанам һәм һәрбер бала янында яраткан әнисе һәм әтисе булыр, – дип үз фикере белән уртаклашты ул.

Чакырылган кунаклар арасында  Азнакай әтиләр Советы рәисе Назыйф Хәсәнов та бар иде. Ул Әтиләр советына 2015 елдан бирле җитәкчелек итә. Советта районның 80 әтисе тора. Назыйф Хәсәнов  үз чыгышында әтиләргә рәхмәт белдереп, әти булуның  бик җаваплы  һәм катлаулы миссия булуын билгеләп узды.  Ул бу җаваплылыкны сабыен тәүге кат кулга алган минуттан ук тоярга тиеш.  Әти тәрбиясен беркем дә, хәтта иң талантлы  педагог  та алыштыра алмый.

Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Эльвира Галиева  кызлар һәм малайларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады.  Малайларны кыю, гадел булырга, үз гамәлләрең өчен  җавап бирә белергә өйрәтергә кирәк. Әмма  балаңны үз мисалыңда гына тәрбияләп була.  Бер төрле сөйләп, үзең нәкъ киресен эшләп тәрбия биреп булмый. Кыз баланы тәрбияләгәндә исә, әти кеше йомшак, кайгыртучан булырга, аны якларга, сакларга тиеш, чөнки киләчәктә кызлар нәкъ менә үз әтисе кебек тормыш юлдашын эзләячәкләр. 

Районның  иҗтимагый  советы  рәисе Лилия Әхмәдишина социаль инициативаларны үстерүдә грантлар турында сөйләде.  

Конференция  тамашачылар белән интерактив  формада уздырылды. Анда һәрбер әти балалар тәрбияләүдә үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, үз гаиләсеннән мисаллар китерә алды.

Холлда  әтиләр һәм балаларның иҗат эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Берләре  агачтан һәм башка материаллардан сәнгать әйберләре ясаганнар, икенчеләре бергәләп  гармунда уйнап, җырлыйлар.

6 нчы мәктәп укучысы Ясминә  Вәлиева  әтисе белән кичләрен табигый материаллардан  төрле әйберләр ясый, ә иртәләрен бергәләп тәмле коймаклар пешерә  икән. «Иң яхшы әти – минем әти. Чөнки ул бик йомшак күңелле,  кайгыртучан һәм һәрвакыт миңа ярдәм итә», – ди ул  горурланып әтисенә карап. 

Әлеге чарада  һәркем бер теләктә калды: һәр бала әти-әниле, мәхәббәт  хөкем сөргән, бер-берсенә ихтирам һәм игътибар булган  гаиләдә тәрбияләнергә тиеш.  «Оясында ни күрсә, очканында шул була», – дигән бит халык.  Бала гаиләсендә  ни күреп үссә,  ул аның киләчәк тормышында  һичшиксез чагылыш табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев