Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әниләр өчен рәхәт мохит

Балалар тәрбияләү – зур сабырлык һәм тырышлык сорый торган изге бурыч.

Балалар тәрбияләү – зур сабырлык һәм тырышлык сорый торган изге бурыч. Баланы нәрсә бәхетле итә? Җавабы бик гади – бәхетле әни! Бала белән ана тыгыз бәйләнештә, алар бер-берсенең эмоциональ халәтен сизә һәм сеңдерә. Һәр әнигә ял кирәк. Нәкъ менә шушы максаттан «Тау» яшьләр үзәгендә декрет ялындагы әниләр өчен «Әниләр көне» клубы эшли башлады. Узган атнада аны ачу тантанасы булды. Кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның хатын-кызлар советы һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева, яшьләр үзәге директоры Миләүшә Минһаҗева сәламләде.

– Әни – ул бөек исем. Сез балаларны тәрбиялисез һәм укытасыз. Безгә, ир-атларга, таяныч булып торасыз, зур эшләргә җилкендерәсез. Без сезгә бик рәхмәтле, кадерле әниләребез. Бәхетле булыгыз! Балалар бары тик шатлыклар гына китерсен, – диде Марсель Шәйдуллин.

Аннары төрле өлкәләрдән килгән спикерлар сүз алды. Әниләр өчен матур булу мастер-классы үткәрделәр, призлар уйнатылды, кызыклы әңгәмә барды.

– "Әниләр көне" клубында бергә җыелып, көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышырга, төрле мастер-класслар оештырырга, белгечләр белән очрашулар үткәрергә, сулыш күнегүләре, медитацияләр һәм йога дәресләре үткәрергә мөмкинлекләр булдырылды. Очрашулар һәр чәршәмбе үткәреләчәк. Безнең ишекләр барлык әниләр өчен ачык! –  диде яшьләр үзәге директоры Миләүшә Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев