Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар рухи азыксыз яши алмый

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үз карамагындагы газета-журналларга иң күп язылучылар арасында һәр язылу компаниясе чоры саен бәйге үткәрә. Җиңүчегә бүләге дә саллы - iPad! Менә агымдагы елның икенче яртыеллыгы буенча конкурска йомгак ясалды һәм анда безнең районнан да җиңүчеләр бар. Җиңү бистәсеннән Миләүшә Шәйхулова 7 мең сумнан артыклык басма матбугатка язылып,...

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үз карамагындагы газета-журналларга иң күп язылучылар арасында һәр язылу компаниясе чоры саен бәйге үткәрә. Җиңүчегә бүләге дә саллы - iPad! Менә агымдагы елның икенче яртыеллыгы буенча конкурска йомгак ясалды һәм анда безнең районнан да җиңүчеләр бар. Җиңү бистәсеннән Миләүшә Шәйхулова 7 мең сумнан артыклык басма матбугатка язылып, "Никон" цифрлы фтоаппараты белән бүләкләнде. Иң беренче 50 язылучы арасында Туйкәдә яшәп иҗат итүче шагыйрь Илдус Гыйләҗев та "Татмедиа" җәмгыяте бүләгенә лаек булды. Алар икесе дә бу бәйгедә беренче тапкыр гына җиңмиләр.

Миләүшә Шәйхулова татар теле һәм әдәбияты укыта. Аның укучылары республика гына түгел, халыкара олимпиадаларда җиңү яулый.

- Матубгатсыз тора алмыйм. Кечкенә чакта әти-әниләр күпләп газета-журналлар алдыра иде, эшли башлагач, үзем языла башладым, - ди ул.

Балачактан ук укуга тәрбияләнгән мәхәббәт Миләшә Шәйхулова күңелендә бүген дә сүнми яши һәм ул аны үз балаларына сеңдерә.

- Һәрбер газета-журналны сагынып көтеп алабыз, ноктасыннан өтеренә кадәр укып чыгабыз. Республика басмалары - үзенчә, район газетасы "Маяк" үзенчә якын. Кызыклы һәм гыйбрәтле язмалар буенча фикер алышабыз. Дәрестә дә күбесен файдаланам. Укытучы кешегә, гомүмән, заман белән бергә атларга, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдан булып торырга кирәк дип исәплим, алга таба да язылачакмын, - ди ул.

Илдус Гыйләҗев өчен дә матбугат сулар һава, эчәр су кебек кирәк.

- Бүләкләр өчен рәхмәт, әмма мин бүләк өчен язылмыйм, ә рухи азыксыз тора алмаганга язылам, - ди ул. - Аеруча әдәби әйберләрне яратып һәм кызыксынып укыйм. Иҗат табышлары күрсәм, сөенәм. Милләтебезнең, телебезнең язмышына битараф булмаган һәр кеше газета-журнал алдырырга тиеш дип исәплим. Күбрәк укыган саен, дөньяны күзаллавың киңәя.

Җиңүчеләребез бүгенге яшьләрнең китаптан, матбугаттан читләшүенә борчылалар, рухи кыйммәтләрне югалтмаска чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алар рухи азыксыз яши алмый