Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә Хәйрия марафоны узды

Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йортында хәйрия марафоны узды.

Әлеге игелекле чарада район җитәкчеләре, Актүбә бистәсе Советы депутатлары, хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр һәм киң күңелле актүбәлеләр катнашып, мөмкинлеге чикле балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәттеләр.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин изге эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде.

“Бер генә көнне түгел, һәрдаим игелек кылып яшик”, – дип чакырды ул үзенең чыгышында.

Марсель Шәйдуллин,  район башлыгы урынбасары Роза Галеева, Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов, башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов шулай ук җылы теләкләрен җиткереп, мөмкинлеге чикле бала тәрбияләүче гаиләләргә бүләкләр тапшырдылар.

Күп кенә оешмалар һәм гражданнар мохтаҗ гаиләләргә, инвалидларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә турыдан-туры ярдәм иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев