Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә бәйрәм гөрләде

25 август көнне Актүбә бистәсендә Нефть һәм газ хезмәткәрләре көне, Татарстан Республикасы көне зур колач белән билгеләп үтелде.

Бистәнең Татарстан нефтенен 70 еллыгы паркына олысы-кечесе бәйрәмгә ашыкты. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башка кунаклар катнашты.

Бәйрәмдә катнашучыларны иң әүвәл декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе каршы алды. Балалар спорт бәйгеләрендә көч сынашты, алар өчен күңел ачу уеннары да терлесеннән оештырылган иде.

Район, бистә, нефть тармагы җитәкчеләре, депутатларыбыз тантананы ачып, барысын да бәйрәм белән котладылар.

Җитәкчеләрнең жылы котлауларыннан соң иң активлар, иң мактаулылар бүләкләнде. Яңа гына гаилә корган яшь гаиләләр, юбилярлар да читтә калмады.  

Аннары спорт ярышлары җәелдерелде. Аларны тамашачы җан атып

карады.

Бәйрәм затлы концерт белән дәвам итте. Татар эстрадасының популяр дуэты Зинира, Ризат Рамазановлар һәм танылган җырчы Александр Цыгановның чыгышларын тамашачылар алкышларга кумде.

Бәйрәм күк гөмбәзенә сибелгән салют һәм яшьләр өчен дискәтүк белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев