Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсенең картлар һәм инвалидлар йортында туй гөрләде

Актүбә бистәсендә урнашкан Азнакай йорт-интернатында яшәүче Фәрит Халиков һәм Анжела Серебрякова үзләренең никахларын законлаштырдылар.

Фәрит Халиков һәм Анжела Серебрякова – икесе дә күз күреме буенча инвалид. Әмма мәхәббәткә чикләр юк, диләр.   5 декабрь көнне алар гөрләтеп туй итте.

Аларның икесе дә бер-берсен табып, гаилә коруларына чиксез шат.

– Анжела беренче очрашудан күңелемә якын булды. Минем тәкъдимне кире какмады, – ди кияү.

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова яңа парны район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды.

Кәләш белән кияүгә интернат-йорт директоры Венера Баландина да котлау сүзләрен ирештерде.

– Алдагы тормыш юлыгызны шулай матур пар булып үтәргә язсын, авырлыклар сезне урап узсын, һәр туар көнгә бүгенге кебек сөенеп яшәгез, – диде җитәкче.

Алар өчен йорт-интернат коллективы зур туй тантанасы оештырды. Кичәне Актүбә бистәсе инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләйлә Кәрамова үзенең дәртле җырлары белән бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев