Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә шәхси йорт янган

Ярдәм кирәк

Янгын кичә бистәнең Яшьләр урамындагы йортта чыккан
4 гыйнвар көнне 12.28 сәгатьтә 87 нче янгын сүндерү бүлегенең элемтә пунктына шалтыратып, Актүбә бистәсендә йорт януы турында хәбәр итәләр.
Янгынчылар тиз арада урынга чыгып, утны сүндерәләр. Ул электр җиһазларын монтажлау һәм куллану кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.


-Барлык район халкын янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен катгый үтәргә, йортта саклык чараларын күрергә һәм янгын турында хәбәр бирүче җайланмалар куярга чакырабыз, - ди район буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге өлкән инспекторы Ирек Миңнеханов.


Чатнама суыкта йорт-җирсез торып калган Алчиновлар гаиләсенә безнең ярдәм кирәк. Түбәндә күрсәтелгән Сбербанктагы исәп-хисабына һәрберегез хәлегездән килгәнчә булыша аласыз. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Азнакайлылар - бердәм халык, әйдәгез, бу юлы да кеше бәласенә битараф калмыйк!
Исәп-хисап реквизитлары: 4276 1609 7233 0584 (Сбербанк картасы, Анжела Раисовна Э. исемендә). Карта 79178992730 телефон номерына беркетелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев