Акциядә катнашыгыз!
1 февральдә "Татнефть"нең ягулык салу станцияләрендә традицион "ХОК!" акциясе башланды. Быел "Татнефть" АЗСлары үзенең клиентларына Сһеvгоlеt Сruze автомобиле, ике кешелек елга круизы, көнкүреш электроникасы кибетенең 45 бүләк сертификатын һәм 5 литр мотор ягулыгы кебек моменталь призлар ота алу мөмкинлеген тәкъдим итә. "ХОК-2013" лотерея билетын 1 февральдән 30 апрельгә кадәр вакытта...
1 февральдә "Татнефть"нең ягулык салу станцияләрендә традицион "ХОК!" акциясе башланды. Быел "Татнефть" АЗСлары үзенең клиентларына Сһеvгоlеt Сruze автомобиле, ике кешелек елга круизы, көнкүреш электроникасы кибетенең 45 бүләк сертификатын һәм 5 литр мотор ягулыгы кебек моменталь призлар ота алу мөмкинлеген тәкъдим итә.
"ХОК-2013" лотерея билетын 1 февральдән 30 апрельгә кадәр вакытта үзенең автомобильләренә акчага яки физик затлар өчен ягулык карталары һәм банка карталары буенча "Татнефть" АЗСларында ягулык сатып алучы һәркем алачак. 30 литр яки күбрәк бензинга, дизель ягулыгына яки җиңел автомобильләр өчен сыекландырылган газга, йөк автомобильләре, йөк-пассажирлар йөртүче һәм мах-суслаштырылган автотранспорт өчен 100 литр дизель ягулыгына бүләк сертификатларын кулланучы клиентлар да лотерея билетына ия була.
Лотереядә катнашу өчен скрэтч-катламны ышкырга һәм www.akbarsloto.ru яки www.azs.tatneft.ru бушлай теркәлергә яки 7517 кыска номерга хәрефле-цифрлы 12 билгедән торган смс-хәбәр җибәрергә кирәк, тик монысы түләүле: бер смс-хәбәрнең максималь бәясе 5 сум тора (НДСны да кертеп).
Лотерея билетында саклаучы үтеп көрәлмәслек катлаулы ике кыр бар. Моменталь призлар - 5 литр мотор ягулыгы. Моменталь ягулык призын алу "ХОК!" лотереясының башка уеннарында катнашуга киртә түгел. Быелгы сезонның яңалыгы - 15 мең сумлык бүләк сертификатларын "тиз уйнату", алар 3 февральдән көн аралаш уйнатыла.
Төп һәм суперприз 2013 елның 7 маенда Казанда уйнатылачак. Откан дип танылган һәм шартлар буенча бүләкләрне алуга хокукы булган акциядә катнашучыларның телефон номерларына смс-хәбәр җибәреләчәк, анда бүләкнең төре һәм лотерея оештыручының контакт мәгълүматы күрсәтеләчәк. Уен нәтиҗәләре буенча мәгълүмат www.akbarsloto.ru һәм www.azs.tatneft.ru сайтларында, шулай ук "Коммерсант" газетасының федераль басмасында 2013 елның 14 май санында басылачак.
Лотереяны оештыручы - "НАИС" ҖЧҖ. Акциянең партнеры - "Ак Барс" хоккей клубы.
Кисәтү: Хөрмәтле клиентлар! "ХОК-2013" акциясенең шартлары турындагы мәгълүматны "Татнефть" АЗСларының кайнар линиясе буенча 8-800-5555-911 телефоны аша да алырга була. Акция үткәрү барышында телефон мошенниклары турында да хәбәр итүегезне үтенәбез. Исегезгә төшерәбез: призларны алу өчен беркайда да бернинди дә акча күчерергә кирәк түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев