Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә ишек аллары төзекләнә

Быел анда 6 ишек алды “Безнең ишек алды” программасына кергән.

Агымдагы елдан республикабызда “Безнең ишек алды” программасы гамәлгә ашырыла башлады. Аның нигезендә быел районда 28 ишек алды төзекләндереләчәк, шуларның 6 сы – Актүбә бистәсендә.

Программа “Татнефть” җәмгыяте тарафыннан финанслана. 7 сентябрьдә җәмгыять генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары,ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев һәм муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бистәдә әлеге эшләрнең барышы белән таныштылар.

Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева белдерүенчә, 3 ишек алдында эшләр төгәлләнеп килә: аларга асфальт түшәлгән, тротуарлар, машина кую урыннары һәм халык соравы буенча башка кирәкле әйберләр ясалган. Сентябрь аенда балалар өчен уен атрибутлары да урнаштырылачак.

Рөстәм Мөхәммәдиев һәм Марсель Шәйдуллин Губкин урамындагы 42, 44, 46 нчы йортлар ишек алды бәйрәмендә дә катнаштылар, биредә миләш агачлары утырттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев