Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

80 яшен тутыручы Кәшиф Сабиржанов 46 ел буена тракторыннан төшмәгән

Алар - сугыш чоры балалары. Әтиләре Касыймханга чакыру килгәндә Кәшиф бик тә кечкенә була. Ә менә апасы Җәмилә барысын да яхшы хәтерли. - Әти бу хәбәрне ишеткәндә басуда иде. Ул тракторын калдырып, өйгә йөгерә. Аңа җыенырга нибары ике сәгать вакыт бирелә. Шул китүеннән әткәй кире кайтмады. Өч бала, 86 яшьлек...

Алар - сугыш чоры балалары. Әтиләре Касыймханга чакыру килгәндә Кәшиф бик тә кечкенә була. Ә менә апасы Җәмилә барысын да яхшы хәтерли.

- Әти бу хәбәрне ишеткәндә басуда иде. Ул тракторын калдырып, өйгә йөгерә. Аңа җыенырга нибары ике сәгать вакыт бирелә. Шул китүеннән әткәй кире кайтмады. Өч бала, 86 яшьлек әбиебез белән әнкәй ялгыз калды. Бик күп авырлыклар кичердек, ач-ялангач булсак та исән-сау калдык. Әниебез әтине самоварын кайнатып, гомере буе көтте, - ди Җәмилә апа күзләренә тулган яшьләрен яшереп.

Реклама

Кәшиф уртанчы бала була. Барлык сугыш чоры балаларына хас булганча, нужа арбасын аңа бик кечкенәдән тартырга туры килә. Механизаторлар династиясе дәвам итә. Кәшиф әтисе Касыймхан эзеннән китә. Туган авылы Камышлыда 7 класс белем алганнан соң, Бөгелмә механизаторлар әзерләү курсларында укып, эшкә кайта һәм лаеклы ялга чыкканчыга кадәр шул өлкәдә фидакарь хезмәт куя. Тракторыннан аны армия хезмәте генә аерып тора. Алдынгы механизатор Кәшиф Сабиржановның исеме ул чоргы "Коммунизмга" колхозында гына түгел, бөтен районга танылган була. Тракторы белән көн-төн басудан кайтып керми ул. Сабан сөрү, икмәк игү, чөгендер, кукуруз араларын эшкәртү, тирес чыгару ... нинди генә эштә булса да, җиренә җиткереп үти. Алны-ялны белми карусыз хезмәтен күреп, 1985 елда аңа ТАССРның Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исемен бирәләр. Күп санлы Почет грамоталары, истәлекле бүләкләрнең исәбе-саны юк. 46 ел эшләгәннән соң гына тракторы белән хушлаша ул. Әле аннан соң да бик күп яшьләрне техника серләренә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев