7 апрель – булачак әниләр көне
Әлеге уңайдан районыбызда булачак әниләр айлыгы бара
Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда
(Һади Такташ)
“Тау” яшьләр үзәгендә булачак әниләргә багашланган бик матур чара узды. Фойеда бәби көтүче әниләргә мастер-класслар уздырылды. Төрле кул эшләре белән шөгыльләнүче үзмәшгуль ханымнар үз товарларын тәкъдим итеп кенә калмадылар, ә бәлки аларны ничек ясарга, ничек кулланырга һәм аларның файдасы турында да сөйләделәр. Мәсәлән, сабыең өчен табигый материаллардан төрле уенчыклар ясау кемгә зыян итәр икән!? Алга таба мастерлар булачак әниләргә макияж, массаж ясау серләренә дә өйрәттеләр, киңәшләрен бирделәр.
“Безнең турыда ныклы кайгыртучанлык күрсәткәннәре. Шундый чаралар уздырулары өчен “Тау” яшьләр үзәге коллективына, гомумән, барлык оештыручыларга бик зур рәхмәт. Бик тәкүңелле һәм файдалы булды”, – ди Алсу Абдуллина.
Мондый эчтәлекле һәм файдалы кичәләр дә алга таба да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев