3 апрельдә күпфункцияле үзәк халыкны кабул итә
Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге халык белән эшләү, алар арасында аңлату эшләре алып баруга аеруча игътибар бирә. 3 апрельдә 14.00 -17.00 сәгатьләрдә Актүбә бистәсе башкарма комитеты административ бинасының 101 нче бүлмәсендә күпфункцияле үзәк ("МФЦ") муниципаль бюджет учреждениесе белгечләре күчемсез милек объектлары һәм җир участокларын рәсмиләштерүдә муниципаль һәм дәүләт хезмәте күрсәтү буенча...
Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге халык белән эшләү, алар арасында аңлату эшләре алып баруга аеруча игътибар бирә. 3 апрельдә 14.00 -17.00 сәгатьләрдә Актүбә бистәсе башкарма комитеты административ бинасының 101 нче бүлмәсендә күпфункцияле үзәк ("МФЦ") муниципаль бюджет учреждениесе белгечләре күчемсез милек объектлары һәм җир участокларын рәсмиләштерүдә муниципаль һәм дәүләт хезмәте күрсәтү буенча халыкны кабул итә. Консультациягә килүчегә үзе белән паспорт һәм күчемсезлек милек объектлары һәм җир участокларына хокукны билгеләүче документларын алып килергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев